Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә.
Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә.
Андагыларның бер ѳлеше саддукейлар, икенче ѳлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнең терелүе турындагы ѳметем ѳчен хѳкем итәләр, – диде.
Һәм хәзер мин Аллаһы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүен ѳмет итүем ѳчен хѳкем алдында торам.
Безнең унике кабилә, ул вәгъдәнең тормышка ашуына ѳмет баглап, кѳне-тѳне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдләр мине шушы ѳмет ѳчен гаеплиләр.
Шуңа күрә мин сезне очрашып сѳйләшергә чакырдым. Чѳнки минем шушы богауларым Исраил баглаган ѳмет ѳчен, – диде Паул.