Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар. Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең ѳлкәннәренә җибәрделәр. Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү ѳчен, Иерусалимга барам. Чѳнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. Алар шулай эшләргә карар кылдылар; һәм, дѳрестән дә, яһүд булмаганнар яһүдләр алдында бурычлы. Чѳнки, яһүд булмаганнар яһүдләрнең рухи фатихаларын уртаклашканга, яһүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр. Моны башкарып чыккач һәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соң, мин Испаниягә китәрмен һәм юл уңаенда сезнең янга тукталып үтәрмен. Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сѳйләргә телибез. Чѳнки авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр. Һәм хәлләреннән килгәнчә һәм хәтта хәлләреннән тыш та алар үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моңа мин шаһит. Изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар. Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында һәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, һәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем.
Выбор основного перевода