Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Филип шул юлга чыкты һәм Аллаһыга табыну ѳчен Иерусалимга килгән хәбәш кешесенең иленә кайтып баруын күрде. Ул кеше сарай хезмәтчесе, Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынның бѳтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә иде. Кайсариядә бераз вакыт булганнан соң, җыенып, Иерусалимга киттек. Иерусалимдагы туганнар безне шатланып кабул иттеләр. Шулай итеп, икенче кѳнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соң Аллаһы Йортына керде. Анда ул тазарыну кѳннәренең кайчан тәмам булачагы һәм кайчан аларның һәрберсе ѳчен корбан китереләчәге хакында игълан итте.
Выбор основного перевода