Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде. Бѳтен дѳньяда яшәүче яһүдләр арасында фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене бердәмлекнең чире дип таптык. Ләкин, Аллаһының ярдәме белән, мин бүгенге кѳнгә кадәр олысына да, кечесенә дә шаһитлек бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр һәм Муса, киләчәктә булачак, дип әйткән хәлләр турында гына сѳйлим. Билгеләнгән кѳнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты.
Выбор основного перевода