– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бѳтен җирдә безнең халыкка, канунга һәм бу урынга каршы ѳйрәтә торган кеше шушы. Шуның ѳстенә, яһүд булмаганнарны Аллаһы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.
Бѳтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, тѳрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы Йортыннан сѳйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар.