Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Андагыларның бер ѳлеше саддукейлар, икенче ѳлеше фарисейләр икәнлеген белеп алгач, Паул, кычкырып: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнең терелүе турындагы ѳметем ѳчен хѳкем итәләр, – диде. Ә инде Мәсих сездә икән, сезнең тәнегез гѳнаһ аркасында үле, әмма, Аллаһы сезне хак санаганга күрә, Изге Рух сезнең ѳчен тормыш була. Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.
Выбор основного перевода