Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, икенче кѳнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соң Аллаһы Йортына керде. Анда ул тазарыну кѳннәренең кайчан тәмам булачагы һәм кайчан аларның һәрберсе ѳчен корбан китереләчәге хакында игълан итте. Җиде тазарыну кѳне үтте дигәндә, Асия ѳлкәсеннән килгән берничә яһүд, Паулны Аллаһы Йортында күреп, аңа каршы бѳтен халыкны котырттылар һәм аны тотып алдылар: Бѳтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, тѳрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы Йортыннан сѳйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар.
Выбор основного перевода