Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Дәмәшекътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаһи күренештә Раббы аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул. Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады. Фетнә тукталганнан соң Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, аларның күңелләрен күтәрде һәм, алар белән саубуллашып, Македуния ѳлкәсенә китте. Ул анда ѳч ай булды. Су юлы белән Суриягә китәргә дип торганда, яһүдләр аңа һѳҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде. Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды.
Выбор основного перевода