Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Ул сиңа сѳйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бѳтен йортың котылачак», – дип әйткән. Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бѳтен гаиләсе белән Раббыга иман китерде. Паулның сѳйләгәнен ишеткән күп кенә кѳринтлеләр иман китерделәр һәм суга чумдырылу йоласын үттеләр. Изге Рухның кодрәте аша ѳметегез артканнан-арта барсын ѳчен, ѳмет бирүче Аллаһы сезне, Аңа иман итүчеләрне, бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Выбор основного перевода