Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә Тиз арада туганнар Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимуте Беруядә калдылар. Ярдәмчеләренең икесен, Тимуте белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия ѳлкәсендә калды. Хезмәттәшем Тимуте һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр. Шуның ѳчен мин сезгә үземнең сѳекле һәм Раббыга турылыклы улым Тимутене җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге ѳйрәтүләрем турында сезнең исегезгә тѳшерер. Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде. Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. Чѳнки барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар. Үзенең ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чѳнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте. сѳекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаһыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиңа мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек булсын. Башта Лоис әбиеңдә, аннары әниең Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманың турында искә тѳшерәм. Һәм ул синдә дә бар дип инанам.
Выбор основного перевода