Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды һәм ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде. Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга әйтте: – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән хәбәр җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде. Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. Мине ѳч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин ѳч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер тѳн һәм бер кѳнне ачык диңгездә үткәрдем. Шулай булгач, сез дә мин кичергән һәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кѳрәшкә керәсез. Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кѳчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сѳйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде.
Выбор основного перевода