Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. каты тавыш белән кычкырды:– Аллаһы Тәгаләнең Улы, Гайсә! Миннән Сиңа ни кирәк? Аллаһы хакы ѳчен Синнән ялварам, газаплама мине. – И, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең кем икәнеңне беләм. Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды. Аларны курку басты һәм бер-беренә:– Кем соң Ул? Җил дә, диңгез дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.
Выбор основного перевода