Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның ѳстендә Аллаһының ачуы торачак. Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүченең мәңгелек тормышы бар. Аллаһы Улына иман итүченең үзендә шушы шаһитлек бар. Аллаһыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чѳнки Аллаһының Үз Улы хакында биргән шаһитлегенә ышанмады. Ә иман аркылы Аллаһы алдында хак булу турында Изге язмада болай диелә: «Күңелеңнән: Күккә кем менәр (ягъни Мәсихне тѳшерергә)? Яки: Упкынга кем тѳшәр (ягъни Мәсихне үлеләрдән алып чыгу ѳчен)? – димә». Изге язмада нәрсә диелә соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда, авызыңда һәм күңелеңдә тора». Менә бу сүз – без игълан итә торган иман турындагы хәбәр. Гайсәне Раббы дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә чын күңелдән инансаң, котылачаксың. Чѳнки йѳрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү – котылу бирә. Изге язмада болай диелә: «Аңа иман итүче беркем оятка калмас».
Выбор основного перевода