Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яһүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләделәр. Паул һәм Барнаб теге кешеләр белән риза булмадылар һәм алар арасында зур бәхәс туды. Шуңа күрә Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимга рәсүлләр һәм ѳлкәннәр янына җибәрергә булдылар. һәм алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм ѳлкәннәрдән – сезнең туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге һәм Киликиядәге, мәҗүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам. Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы буенча, берничә кешене сайларга һәм аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Раббыбыз Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан туганнарыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар. Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы буенча, берничә кешене сайларга һәм аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Раббыбыз Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан туганнарыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар. Без Яһүдне һәм Силасны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән аңлатып бирерләр. Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең ѳскә һичнинди йѳк салырга кирәк түгел. Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!»
Выбор основного перевода