Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды һәм, туганнар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соң, ул юлга чыкты,
Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка иман итүче туганнарны шәһәр башлыклары янына сѳйрәп алып килделәр. – Бѳтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йѳрүчеләр монда да килгәннәр,
ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар.
кѳмешчеләрне һәм башка шундый һѳнәрчеләрне җыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. –
Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сѳйләп, Эфестә генә түгел, ә бѳтен Асия ѳлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды.
Ә сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез! Сезне җәберләүчеләр һәм хакимнәр алдына сѳйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?