Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йѳзбашына: – Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хѳкем итмичә торып, сезгә рѳхсәт ителәмени? – диде. Йѳзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барып әйтте. – Сез нәрсә эшлисез? Бу кеше – Рим гражданы, – диде ул аңа. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миңа, син Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – диде Паул. – Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип җавап бирде гаскәриләр башлыгы. – Ә мин шул гражданлыкта тудым, – диде Паул. Аннан сорау алырга теләүчеләр шундук аның яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне ѳчен куркуга тѳште. Әгәр дә мин нәрсәнедер дѳрес эшләмичә үлемгә хѳкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миңа ташлаган гаепләүләр дѳрес булмаса, беркем дә мине аларның кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул. Фисте, ярдәмчеләре белән киңәшләшкәннән соң: – Син кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләдең һәм кайсар янына китәчәксең, – диде.
Выбор основного перевода