Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте: йѳзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды. Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булдылар һәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр. Петер Гайсәгә әйтте:– Раббыбыз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Телисеңме, ѳч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йѳзтүбән капландылар һәм нык куркыштылар. Алты кѳннән соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте. Аның киемнәре ялтырап, җир йѳзендә һичкем агарталмаслык дәрәҗәдә, күз чагылдырырлык ак тѳскә керде. Шәкертләр алдында Ильяс белән Муса пәйгамбәрләр хасил булды, һәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр. Һәм Петер Гайсәгә әйтте:– Остаз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Ѳч чатыр корыйк: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска. Ул бу сүзләрне нәрсә дип әйтергә дә белмәгәнлектән әйтте, чѳнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде. Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соң сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. Гыйбадәт кылган вакытта Аның йѳзе үзгәрде, киеме ялтырап торган ак тѳскә керде. Шул вакыт ике кеше, балкып торган шѳһрәттә пәйда булып, Аның белән сѳйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнең Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дѳньядан китүе хакында әйттеләр. Шул вакыт ике кеше, балкып торган шѳһрәттә пәйда булып, Аның белән сѳйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнең Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дѳньядан китүе хакында әйттеләр. Петер һәм аның белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шѳһрәтен һәм Аның янында торган ике кешене күрделәр. Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә:– Ѳйрәтүче! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда ѳч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде.Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде. Петер әйтеп тә бетермәде, бер болыт пәйда булды һәм аларны каплап алды. Алар болыт эчендә калгач, шәкертләр курыктылар. Болыттан:– Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз! – дигән сүзләр ишетелде.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода