Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки Мәсих Гайсәдә сѳннәт тә, сѳннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, бәлки мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле. Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына һәм данына чакыручы Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә ѳндәдек. Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә шаһитлек итәбез һәм игълан итәбез. Сѳеклеләрем! Безнең уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, мин изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иман ѳчен тырышып эшләгез, дип ѳндәп язуны тиешле таптым.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода