Чѳнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз.
Яңгыр мул итеп сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җир кем ѳчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала.
Ләкин әгәр бу җирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кѳтә, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар.
Ләкин, сѳеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнең хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз.
Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак.