Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте һәм сүз аша су белән пакьләндерде. Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу – тәннең керен юып тѳшерү түгел, бәлки саф вѳҗдан белән Аллаһыга мѳрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара. Әгәр бу кешеләр Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дѳньяның азгынлыгыннан арынганнан соң янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк аларның соңгы халәте элеккегедән яманрак була. Чѳнки хаклык юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бѳтенләй белмәүләре алар ѳчен яхшырак булган булыр иде. Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гѳнаһтан чистарындыра. Ә кем үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йѳри һәм кая баруын белми, чѳнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода