Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Алты кѳннән соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Аны бар нәрсә ѳстеннән Баш итеп куйды. Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә. Бу шаһитлек хак. Шуңа күрә алар хак иманны тотсыннар һәм яһүдләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар ѳчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә. Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода