Димәк, җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Безнең сезгә булган мәхәббәтебез кебек Раббыбыз сезнең дә бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә карата булган мәхәббәтегезне арттырсын, мул итсен:
Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!