19
Шуның ѳчен без пәйгамбәрләр сѳйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әһәмият биреп, дѳрес эшлисез. Сез, кѳн җитеп, йѳрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез.
Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр.
Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр.
Мин, Гайсә, Үземнең фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаһитлек итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт токымыннан, иртәнге якты йолдыз».