Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның энесе Әндри, Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү ѳчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам! Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә. Әмма хәзер Аллаһының кешене Муса кануныннан бәйсез рәвештә хак санавы күренде. Бу турыда канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлек итә. Аллаһы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк, чѳнки барысы да гѳнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый. Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү ѳчен җибәрелдем мин. Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар. Дѳнья буйлап таралган унике кабиләгә Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам! Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам!
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода