Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен ѳчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта.
Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.
Безнең иман итүчеләр, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын ѳчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга ѳйрәнсеннәр. Аларның тормышлары файдасыз булмасын.