Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Петра
1 2 3
Параллельные места
Сѳеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуңа күрә, әйдәгез, тәннең, рухның һәртѳрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик. һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә. Фани дѳньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дѳньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чѳнки бу дѳньяда булган һәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дѳньядандыр. Дѳнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши. Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Аңа охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. Без Аллаһы балаларын яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыз һәм Аның әмерләрен үтәвебез аркылы беләбез. Чѳнки алар, күпертелгән буш сүзләр сѳйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары; чѳнки кеше нәрсәгә җиңелсә, шуның колы була. Әгәр бу кешеләр Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дѳньяның азгынлыгыннан арынганнан соң янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк аларның соңгы халәте элеккегедән яманрак була.
2. Петра
1 2 3
Выбор основного перевода