Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Һәм Гайсә гыйбрәтле хикәяләр аша аларга күп нәрсә хакында сѳйләде:– Менә, чәчүче чәчәргә чыккан. Ул чәчкәндә орлыкларның бер ѳлеше юл буена тѳшкән. Кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән. Икенче бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән. Тирән ятмаганга күрә, алар тиз шытып чыкканнар. Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырлары булмаганлыктан, үсентеләр шиңеп тѳшкәннәр. Орлыкларның башкалары күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары үсеп, аларны басып киткән. Ә башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә тѳшкән һәм йѳзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән. Колаклары булганнар – ишетсеннәр! Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы.
Выбор основного перевода