Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә
Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, туганнар аны дәртләндерделәр һәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Апуллус анда килгәч, Аллаһы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте.
Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын.