Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә аңа җавабында:– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. Сезнең тәнегез – Изге Рухның йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде һәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Һәм сез дә үзегезнеке түгел. Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Улының: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнең йѳрәкләрегезгә җибәрде.
Выбор основного перевода