Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуңа күрә, Раббы килгәнче берничек тә хѳкем итмәгез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак һәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, һәм шул чакта һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Аларга җәза мәңгелек һәлакәт булыр, алар Раббы яныннан һәм Аның кодрәтле шѳһрәтеннән аерып алынырлар. Ул кѳнне Раббы Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү ѳчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чѳнки без сѳйләгән хәбәргә ышандыгыз. Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт һәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнең иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит.
Выбор основного перевода