Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. Ә башка берәү салган нигезгә кормас ѳчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. Раббының сабырлыгын сез котылу мѳмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сѳекле имандаш туганыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.
Выбор основного перевода