Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда тѳрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын. Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя ѳендәгеләрдән билгеле булды. Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар. потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, Чѳнки кѳнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату булган урында тәртипсезлек тә, һәртѳрле явыз эшләр дә була.
Выбор основного перевода