Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы. Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез. Аңа – кешеләр тарафыннан кире кагылган, әмма Аллаһы тарафыннан сайланган кыйммәтле тере Ташка килегез, һәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тѳзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль дѳньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. Чѳнки Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, Аны, иң мѳһим почмак ташы итеп, Сионда куйдым. Аңа иман итүче һич оятка калмаячак».
Выбор основного перевода