Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде. Минем хакта шаһитлек бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлеге хак. Сез Яхъя пәйгамбәр янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде. Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлегенә мохтаҗ түгел, ә боларны сез котылсын ѳчен сѳйлим. Яхъя – янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез. Әмма Минем шаһитлегем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаның тѳгәлләргә дип Миңа биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаһитлек бирәләр. Мине җибәргән Ата Минем хакта Үзе шаһитлек бирде. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йѳзен күргәнегез юк. Сезнең кануныгызда да: «Ике кешенең шаһитлеге хак», – дип язылган. Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлек бирә, – дип җавап бирде.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода