ә бер гаскәри Аның кабыргасына сѳңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты.
Бу хәлләрне күргән кеше, сез иман итсен дип, шул хакта шаһитлек бирде. Аның шаһитлеге хак һәм ул хакыйкатьне сѳйләвен белә.
Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү ѳчен, бу дѳньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек.
Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гѳнаһтан чистарындыра.