Ләкин тыңламаса, һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән раслансын ѳчен, үзең белән бер яки ике кешене ал.
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан.
Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.
Гайсә җавабында аңа әйтте:– Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
– Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы?
Сез яңа килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аның Һабил каныннан әйбәтрәк сѳйләүче сибелгән каны янына килдегез.