Сезнең белән күп сѳйләшмәм инде, чѳнки бу дѳньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк.
Аларны дѳньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм.
Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар.
Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган.
Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген кѳтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.