Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде.
Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде.
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз
Мин һәм Ата – бер.
Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк.
Ул – хакыйкать Рухы – килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сѳйләячәк һәм булачак хәлләрне белдерәчәк.
Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сѳйләп, Мине данлаячак.
Атаныкы булган барлык нәрсәләр – Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерәчәк», – дидем.