Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Ә Аны кабул итеп, Аңа иман китерүчеләргә Ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде. Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар. Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит. Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнең дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә. Аллаһының Улын инкяр итүче һичкемнең Аллаһы Ата белән мѳгамәләсе юк. Аллаһының Улын икърар итүченең исә Ата белән дә мѳгамәләсе бар.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода