Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бѳтен гѳнаһлары һәм кѳферлекләре кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы кѳферләнү кичерелмәс. Адәм Улына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче кичерелмәс. Инде бер мәртәбә Аллаһы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, Аллаһының яхшы сүзен вә киләчәк дѳнья кѳчләренең тәэсирен татыган, ә аннары дѳрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мѳмкин түгел, чѳнки Аллаһы Улын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны бѳтен халык алдында мәсхәрәлиләр. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гѳнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр.
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода