Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Параллельные места
Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте. Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде. Гайсә исә:– Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк. Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр. Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү ѳчен, бу дѳньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек. Чѳнки Изге язмада язылганча: «Раббыга киңәш бирергә Аның уй-фикерләренә кем тѳшенгән?» Ә без Мәсихнең уй-ниятләрен аңлыйбыз, чѳнки аларны безгә Изге Рух ача. Сезгә исә Изге Аллаһы Үзенең Рухын биргән, һәм сез хакыйкатьне беләсез. Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнең үзегездә тора һәм сез һичкемнең ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнең Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, һәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз. Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Изге, Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат – Ул ачса, һичкем яба алмаячак; япса, һичкем ача алмаячак – болай дип әйтә:
1. Иоанна
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода