Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була.
Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган.
Сѳеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чѳнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә.