Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне. Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. Әмма гѳнаһларыбызны икърар итсәк, безнең гѳнаһларыбызны Аллаһы ярлыкар һәм, һәртѳрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чѳнки Ул тугры һәм гадел. Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаһыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты һәм безнең гѳнаһларыбызның кичерелүен алып килүче һәм безне Аллаһы белән татулаштыручы корбан рәвешендә Үзенең Улын җибәрде. Ата Үзенең Улын дѳньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек һәм аңа шаһитлек бирәбез.
Выбор основного перевода