Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.
Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк.
Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез.
Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм кѳннеке. Без тѳннеке һәм караңгылыкныкы түгел.