Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем! Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаһының Улында һәм Улының Атасында торачаксыз. Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Аңа охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. Хәзер, ханым, сиңа яңа әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам һәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк. Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йѳрергә тиешбез. Сез баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шуннан гыйбарәт: сез мәхәббәттә яшәргә тиешсез.
Выбор основного перевода