Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. Ул исә аларга әйтте:– Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып тѳшүен күрдем. Мин сезгә еланнарның, чаяннарның ѳстенә басу һәм барлык дошманнарның кѳчләрен җиңеп чыгу ѳчен хакимлек бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. Балаларым, мин сезгә язам, чѳнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чѳнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чѳнки сез кѳчле, Аллаһы сүзе сездә тора, һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
Выбор основного перевода