Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер. Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. Шуннан соң Гайсәдән:– Кайда Синең атаң? – дип сорадылар.Гайсә:– Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – диде. Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Улы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы тора һәм ул Аллаһыда тора. Гайсәнең Мәсих булуына иман итүче һәркем Аллаһыдан туган. Һәм атаны яратучы һәркем аның баласын да ярата.
Выбор основного перевода