Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Кем аларны хѳкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде; Ул Аллаһының уң ягында тора һәм безнең ѳчен Аллаһыга ялвара. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. Шуңа күрә дә Ул үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чѳнки Ул, алар турында Аллаһыга мѳрәҗәгать итеп, алар турында ялвару ѳчен һәрвакыт яши. Чѳнки Мәсих кеше кулы белән тѳзелгән вә чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнең ѳчен Аллаһы алдына барып басарга дип, күкнең үзенә керде.
Выбор основного перевода