Чѳнки күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Мәсих», – дип әйтерләр һәм күпләрне алдарлар.
Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдау ѳчен, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр.
Гайсә әйтте:– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чѳнки күпләр Минем исемем белән килерләр һәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез.
Бу хәлләр башкаларга сабак булсын ѳчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды.