Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем.
Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элекке эшләгән гѳнаһларыннан чистартылганын оныткан кеше.
Ә кем үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йѳри һәм кая баруын белми, чѳнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан.